top of page
Unknown Track - Unknown Artist
00:00 / 00:00

Сайтның яңалыклары

Иҗатым

Минем тормышымда укытучы (эссе)

Мөгаллим ул зур асылташ кебек,

Мөгаллим ул – акыл иясе.

Мөгаллим ул газиз әни кебек,

Килә аңа башны иясе...

Күңелемнең иң түреннән чыккан шушы шигырь юлларын кабатлый-кабатлый эшкә барам. Мин дә мөгаллим бит! Нинди матур сүз! Ә бу дәрәҗәле исемгә һәр кеше дә лаек була алмыйдыр...

Уңышларым

"Ел укытучысы - 2017" бәйгесенең шәһәр этабында - 2нче урын. Алда яңа сынаулар көтә!

Беренче укытучым

Кем ул УКЫТУЧЫ? Сине хәреф танырга, язарга, санарга, укырга өйрәтүчеме? Юк, алай гына түгел! Ул сине зур тормыш юлына аяк бастыручы! Беренче урында һәркем өчен ӘНИ торса, хөрмәтле остазларыбызны да онытырга хакыбыз юк...

1 / 1

Please reload

Мәгариф дөньясында яңалыклар

2017 елда 700 меңнән артык мәктәп укучысы БДИ тапшырачак

700 меңнән артык мәктәп укучысы 2017 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшыруга язылган инде. Бу хакта чәршәмбе көнне Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы Сергей Кравцов җиткерде, дип хәбәр итә Риа-Новости.

Мәскәүдә февраль аеның татар теле курслары ачылды

Мәскәү шәһәрендә татар теле дәресләрен үткәрүче “Умарта” мәктәбе февраль аенда яңа төркем җыйды.

Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә 2017 ел кандидатлары билгеле

 

2017 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиянең беренче утырышы булды. Ул премиягә тәкъдим ителгән әсәр һәм эшләрне тикшерүгә багышланды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

1 / 1

Please reload

bottom of page