top of page

Укытучы кеше - ул иҗади кеше, чөнки һәр дәрес яңа иҗат әсәре кебек. Син аның һәр элементын йөрәк аша уздырып әзерлисең. Дәреслек, программа, эш дәфтәрләре алар сиңа илһам бирүче ролен башкаралар. Ә мин иҗаттан башка яши алмыйм. Төрле иҗади бәйгеләр, фестиваль-конкурсларда катнашам. Укучыларымны иҗади шәхесләр итеп тәрбиялисем килә. Алар математик, физик буламы, әллә тегүче, я аш-су остасымы - һәркайсының күңелендә иҗатка урын табасым килә 

Педагогик эшчәнлектә уңышлар

"Ел укытучысы - 2017"

"Ел укытучысы - 2017" бәйгесенең шәһәр этабында - 2нче урын. Алда - яңа сынаулар көтә!

"Ел укытучысы-2017" бәйгесенең Казан шәһәренең район этабының "абсолют җиңүче" исеменә лаек булуыма бик шат! Алда - яңа сынаулар көтә!

"Тамчы-шоу" интеллектуаль-күңел ачу уенында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә алган белемнәребезне зәңгәр экраннар аша бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребезгә күрсәтеп кайттык.

1 / 1

Please reload

Иҗади уңышларым

"Ел хатын-кызы"

"КФУның Ел хатын-кызы: иҗади шәхес" номинациясе җиңүчесе.

Россия күләмендәге "Таян Аллага" исемле әдәби бәйгесендә "Публицистика" номинациясенең җиңүчесе

Бәйгеләрдә җиңү өчен генә катнашырга кирәкми. Аларның һәркайсы яңа тәҗрибә, яңа танышлар, яңа хис-кичерешләр бирә.

1 / 1

Please reload

Диплом-грамоталар

bottom of page