top of page

 

 

           “Син, кызым, зәмһәрир салкын көнне тудың. Әтиең белән никтер малай булыр, дип көттек. Әле дә ярый син тудың әле”, – дип сөйли идем әнкәй тәмләп-тәмләп минем туган көнем турында. Ул 1988 елның 29 гыйнвары булган икән. 3 яшькә кадәр бернәрсә дә хәтерләмим. Ләкин шул яшьтән башлап, йөрәгемне тетрәндерә торган мизгелләр хәтергә мәңге уелып калды.

Бик иртә әтисез калдык без... 1991 елда майның беренче көннәре гаиләбезгә зур кайгы алып килде. Әниебез кечкенә сеңлем белән балалар тудыру йортында инде. Мин 11 яшьлек бертуган апам белән өйдә. Әткәйнең фаҗигале төстә үлгәнен хәбәр иттеләр. Ни кызганыч, бик кечкенә булсам да, әткәйнең өстенә ак чүпрәк капланганын, йөгереп-йөгереп килеп: “Әттә ә-ә итә”, дигәнем, әнкәемнең, бер өй тулы халыкның үксеп-үксеп елаганын оныта алмыйм. 35 яшендә тол калып, өч баланы ялгыз үстерде әнкәй. Бирешмәде: тормышның иң ачы җилләре алдында да сыгылмады, сикәлтәле юллардан горур атлады. Без – өч баласы өчен көрәшеп, тир түгеп яшәде. Безне тәрбияле, белемле итү өчен тырышты.  “Укыгыз, кызым. Зур дәрәҗәләргә ирешегез! Хәзерге заманда белемсез яшәп булмый”, – дип һаман кабатлап торды.

Мин өч кыз арасында аеруча шаян булып үстем. Бер генә уенчык курчагым да юк иде. Гел машина, робот, мылтыклар белән уйнадым. Күрәсең, әткәй белән әнкәй чынлап та ул көткән булганнардыр. Үземне белә башлаганнан бирле милиция булу турында хыялландым. Ләкин язмыш юллары башка борылыш алды. Иҗатка үлеп гашыйк булуым укытучы һөнәрен сайларга этәргәндер дә. 11 сыйныфта укыганда, әнкәй: “Кызым, мин синең укытучы булуыңны теләр идем. Милиция кызлар эше түгел бит инде. Үзем шул укымаганым аркасында мәктәптә эшли алмадым, ә син бик яхшы мөгаллим булыр идең”, – диде. Әнкәемнең киңәшен тыңлап, үз фикеремне дә белдереп, мин шул юнәлеш буенча әзерләнә башладым. Аңа кадәр инде журналистика өлкәсендә тәҗрибә туплый башлаган идем.

Иҗат кешесе табигатькә якын була. Мин дә шундыйлардан. Үлеп туган авылым табигатен яратам. Аның “Кызлар” елгасында бата-бата йөзәргә өйрәндем. Газетага материаллар язып, гонорардан туплаган акчама велосипед сатып алдык. Шуның белән җилне дә узып китеп елгага бара идем. Рәхәтләнеп шундагы балыклар белән куыша-куыша йөзүдән дә ләззәтлерәк ни бар икән? Ә яр буендагы бакалар синең җан атып та тора бит әле! Эх, ул җәй көне кырларда кызарып пешкән җиләкләрнең “мине ал да, мине кап”, – дип торулар! Көтү көткән чаклар, дус кызлар белән кичен урамга чыгулар, җәйге айлы кичләрдә беренче мәхәббәт аңлатулар. Эх, кайтарып булса иде шул вакытларны...

Кызганыч, 2015 ел гаиләбезгә икенче зур кайгы алып килде... Газиз әнкәебез вафат... Бу хисләрне үзе кичергән кеше генә мине аңлар... Әйтерсең, минем дә җанымны тартып алдылар. 60 яшен тутырып, дүрт көн узуга начар авыру иң кадерле кешебезне тартып алды. Ә бу елны мин үзем тәүге тапкыр әни булдым. Әнкәемнең гомерлек хыялын тормышка ашырып аңа онык-ул бүләк иттем. Ләкин без язмыштан уза алмадык. Әнкәемнең бакыйлыкка күчүе мине илһамландырган иң газиз урыннарның берсе аның җылы карашыннан, назлы сүзләреннән, тәмле сыйларыннан, туган нигездән, туган авылдан мәхрүм итте. Ләкин без яшәргә – нәселне дәвам итәргә, көчле булырга, әти-әниләребезнең үгет-нәсихәтләрен үтәргә, йөзләренә кызыллык китермәскә тиеш.

Мин 1995 елда Әгерҗе районы Көчек урта мәктәбенә укырга кердем. 2006 елда “Иң яхшы укучы” исемен яулап, аның уңышлы тәмамладым. Туган телне нык яратуым Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Яр Чаллы филиалына татар филологиясе факультетына алып килде. Өстәмә белгечлек булып, журналистика санала иде. Хыялым – Казанда уку иде, ләкин сагына торган кеше буларак, Чаллы шәһәрен сайладым, чөнки ул авылыбызга якынрак урнашкан. Йолдыз атылганда теләгән теләк чынга аша, диләр. Бер-ике мәртәбә Казанда укыйсым һәм яшисем килә, дигәенм истә. Беренче курсны тәмамлауга филиалны ябып, иң яхшы укучыларны Казанга төп вузга күчерделәр. Ул исемлектә мин дә бар идем. Шулай итеп 2007 елда мин татар теле һәм әдәбиятының казанына килеп эләктем. Актив студент еллары, төрле чаралар, конференцияләр, башта факультет газетасында мөхәррирлек иттем. Аннары университет күләмендә чыга торган газетада эшли башладым. “Илһам” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, соңрак җитәкчесе булдым. “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендәге хезмт юлымны да студент елларында башладым. 2011 ел – мин кызыл дипломлы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булдым.

 

 

Берничә ел элек башланган эш тәҗрибәсен туплауны Казан федераль университетында чыгып килә торган “Дарелфөнүн” газетасында дәвам иттем. Дөресрәге, без аны Ханнанов Рамил Гомәр улы җитәкчелегендә булдырдык. Соңрак мин шунда баш мөхәррир итеп билгеләндем. Республика гына түгел, Россия күләмендәге бәйгеләрдә дә беренче урыннар яуладык.

Әнкәйнең укытучы булырга хыяллануы, әтием яклап бабамның, апамның мәктәп директоры, укытучылар булып эшләве, мөгаен, минем канга да сеңгәндер. Журналистика белән беррәттән, укытучылык эшен дә алып бардым. Хәзерге заман укучыларыда туган телебезгә карата мәхәббәт хисләрен ныгыту, ул хис булмаганнарында аны уяту турында уйлана башладым. 3 гимназия, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицейда нигез салынган хезмәт юлымны хәзер Вахитов районының 39 мәктәбендә дәвам итәм. Бирегә эләгүем белән мин чиксез бәхетле. Беренчедән, җитәкчелекнең туган телебезгә карата мөнәсәбәте уңай, һәрчак ярдәм итәргә, нинди генә идея белән чыксаң да, аны тормышка ашырырга әзер торалар. Укучылар тәртипле, белемле, татар телен яратып өйрәнәләр, кызыксыналар.

Мин дәресләрне дә иҗади итеп үткәрергә тырышам. Ял минутларында җырлап та, биеп тә алабыз. Иҗади әсәрләр язарга өйрәнәбез. Иң мөһиме: балаларда кызыксыну уятырга кирәк. Аның өчен укыткан фәнеңне яратканыңны күрергә тиешләр. Ара-тирә укучылар бер дәрәҗәдә булу, шаярып-көлеп алу да ярдәм итә.

Кеше бәхетле булсын өчен, эшеңә яратып бару һәм аннан өйгә атлыгып кайту җитә, ди психологлар. Мин чиксез бәхетле. Яраткан эшем һәм аннан канатланып кайта торган гаиләм бар. Тормыш иптәшем белән студент елларында таныштык. Бер күрүдә гашыйк булуның ни икәнен шунда гына белдем. Югары уку йортын тәмамлагач, сөйгәнем армия сафларында булып кайтты. Егетләр өчен кирәк әйбер дип саныйм. Аннары матур итеп гаилә кордык. Балачак хыялым өлешчә тормышка ашты дия алам. Ирем Рафик полиция өлкәсендә эшли. Улыбыз Динар үсеп килә. Мине төп илһамландыручы, яшәргә көч бирүче, язмыш сынаулары алдында бирештермәүче кешеләрем алар.

Үзем турында үзем

Белем алу

Эшчәнлек

Гаилә

bottom of page