top of page

Минем турында

"Бу дөньяга сәфәреңнең

Иң әүәлге юл башы

Яхшы булды, чөнки ул чак-

Гыйнвар иде-ел башы.

Син туганда барча дөнья

Акка киенгән иде.

Әткәң,әнкәң сине күреп,

Шундый сөенгән иде.

Киләчәгең шул вакытта

Бик дөрес-юш юралган:

Гомеркәең, сөбханалла,

Ак бәхеткә уралган.

      Бу саф аклык бөтен күңелен биләп алган Динараның. Аның бөтен уйларын, хисләрен, җанын әнә шул аклык,сафлык, чисталык чорнаган бер бала ул. Кечкенәдән самими, гади, гадел, тәүфикълы булып үсте Динара.Кояш кебек елмаеп тора ул. Аны күрүгә өйгә кояш кергән кебек була.Ул башкаларны да шул җылылыгы белән тартып тора.

      Динара кечкенәдән үк актив булды. Мәктәптә бик яхшы укыды.Беренче укытучысы Тәскирә Хәмховнага ул чиксез рәхмәтле. Остазының нәкъ менә ул булуына шатланып туя алмый. Белемгә,акылга юлны нәкъ менә шушы остаз күрсәтте бит аңа!

      Динара кешеләр белән аралашучан, тынгысыз, һәрвакыт яңалыкка омтылып яши. Ул-чын иҗат кешесе! Тормышта инде үзенә-үзе юл ярып, үз урынын таба килә. Уңышлары да мактанырлык"...

                                                                                  Чулпан Нурмөхәммәтова

Белемнәрем

Фәнни кызыксынулар

1995-2006 Әгерҗе районы Көчек урта мәктәбе

2006-2011 Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты

2012-2014 Казан (Идел буе) федераль университеты

магистратура

bottom of page