Минем тормышымда укытучы (эссе)
Мөгаллим ул зур асылташ кебек,
Мөгаллим ул – акыл иясе.
Мөгаллим ул газиз әни кебек,
Килә аңа башны иясе...
Күңелемнең иң түреннән чыккан шушы шигырь юлларын кабатлый-кабатлый эшкә барам. Мин дә мөгаллим бит! Нинди матур сүз! Ә бу дәрәҗәле исемгә һәр кеше дә лаек була алмыйдыр...
Ходай дошманыңа да бала хәсрәте бирмәсен! Аннан да ачырак кайгы бармы икән дөньяда? Моны күргән ата-анага Аллаһы Тәгалә бары тик сабырлык насыйп итсен.
Өч минутлык юл
“Тукай мәйданы” һәм “Әмәт” метро станциясе тукталышлары. Өч-дүрт минутлык юл үтәсе һәм мин университеттан өйгә кайтып җитәм...Бүген әллә нинди, уйланып йөри торган көнем булды. Күргән хәлләрне төрле-төрле рәвешләргә китереп бетердем. Ләкин нигәдер шул өч-дүрт минутлык метро юлын үткәндәгесе күңелемә кереп калды. Шулвакыт арасында киләчәкне күз алдына китерердәй берничә күренеш булды...
КОЛ ШӘРИФ МӘЧЕТЕ - ЯҢАРЫШ СИМВОЛЫ (мәкалә)
Xалкыбызның гасырлар буе күңел түрендә йөргән иң изге хыялы тормышка ашты. -Без барыбыз да бу дулкынландыргыч вакыйганың шаһитлары: Кол Шәриф мәчете халкыбыз хозурына кире кайтарылды. 450 елдан артык вакыт узганнан соң, тарихның өзелер-өзелмәс җебен ялгап җибәрү һәм аны мәңгеләштерү бәхете нәкъ менә сезнең белән безгә насыйп булды.